Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Үтәмештә мини-фермалар саны арта

Автор фотосы Бу авылда быел өч гаилә мини-фермалар төзү өчен субсидия алырга чиратта тора. Дөресрәге, сигез баш сыер асраучы Алсу һәм Таһир Изатуллиннарга мини-ферма төзергә 200 мең сум бирелгән дә инде, моңа өстәп алар район ярдәме белән 1 мең 900 данә блок та алганнар. Аларның төзелеш эшләре төгәлләнгән дә дип...

Автор фотосы

Бу авылда быел өч гаилә мини-фермалар төзү өчен субсидия алырга чиратта тора.

Дөресрәге, сигез баш сыер асраучы Алсу һәм Таһир Изатуллиннарга мини-ферма төзергә 200 мең сум бирелгән дә инде, моңа өстәп алар район ярдәме белән 1 мең 900 данә блок та алганнар. Аларның төзелеш эшләре төгәлләнгән дә дип була.

Мини- фермалар төзергә ниятләгән Зилә һәм Рөстәм Вафиннар- биш, Ландыш һәм Рәфис Садертиновлар дүрт баш сыер асрыйлар. Әлеге ике гаиләгә дә терлек торагы күтәрү өчен тиешле блокларның күп өлеше китерелгән дә.

-Безнең авыл җирлегендә узган елларны биш мини-ферма төзелде, быелга өч гаилә чиратка басты, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов.- Сөт җыю оештырылган, хуҗалыклар белән исәп-хисапны ай саен ясап баралар.

Безнең сайтта укыгыз:

Түбән Кәминкә укучылары ярты гасырдан соң очрашты

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17825

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined саны арта Иске Үтәмештә минифермалар