Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Халык каршында җавап та бирергә кирәк

-Гади технология таләпләре дә үтәлми. Үсемлекчелектә культура, гомумән, юк. Җиргә карашны үзгәртергә кирәк. "Серендеев Н.И." крестьян - фермер хуҗалыгы базасында узган семинарда шулай диделәр. Биредә төп сүз көзге кыр эшләре турында барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, җәмгыять җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында булган бу чарада, авыл хуҗалыгы...

-Гади технология таләпләре дә үтәлми. Үсемлекчелектә культура, гомумән, юк. Җиргә карашны үзгәртергә кирәк.
"Серендеев Н.И." крестьян - фермер хуҗалыгы базасында узган семинарда шулай диделәр. Биредә төп сүз көзге кыр эшләре турында барды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, җәмгыять җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында булган бу чарада, авыл хуҗалыгы техникасын, тагылма агрегатларны көйләү турында тәфсилләп сөйләштеләр. Җир эшкәртү, орлык туплау турында да сүз булды.
-Корылык дип акланасыз. Кырларны чүп үләннәре баскан. Уңыш начар. Нишләп соң "Күтәмә АГРОфирмасы" шундый ук шартларда яхшы уңыш ала,- диде район башлыгы Наил Зарипов башкаларның-күбесенең булдыксызлыгына ишарәләп.
Район җитәкчесе иренеп тормады, агрегатларны кыр эшләренә әзерләү турында сөйләп кенә калмады, ә шунда ук тырмаларны җыю, көйләү өстәлләрендә моны ничек эшләргә икәнен дә күрсәтте.
-Бүген хуҗалыкларда техниканы, тагылма агрегатларны төзәтү өчен элементар шартлар да юк бит, - диде Наил Шамил улы. - Менә шундый өстәлләр, ванна булдыру күп чыгымнар да сорамый бит.
Семинарда катнашучылар биредә тезеп куелган һәр техниканы җентекләп карап, тикшереп чыктылар. Аларның кайберләрен эш урыныннан, кырдан алып килгәннәр. Белгечләр шунда ук агрегатларда булган җитешсезлекләрне дә билгеләп бардылар.
-Яхшы уңышның нигезе - яхшы орлык. Беттән - бет туа,- диде "Россельхозцентр"ның район бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. - Көзге культураларны чәчү вакыты җитте. Аны 10 сентябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк. Әмма яхшы, элиталы орлыклар чәчәсе иде. Суперэлита орлыкны "Күтәмә АГРОфирмасы"ннан да алырга мөмкин. Орлыкны тикшерү, эшкәртү дә зарур. Билгеле, көзге культуралар өчен аеруча яхшы эшкәртелгән җир кирәк. Ял иткән пар җирләре булса тагын да яхшы. Чәчү әйләнеше турында да онытырга ярамый.
Чәчүлекләрне тәрбияләү дә зур роль уйный. Әйтик, шул ук "Күтәмә АГРОфирмасы" үсемлекләрне вакытында гербицидлар белән эшкәрткән һәм өстәмә тукландыру да үткәргән.
- Халык каршында да хисап тотарга, пай җирләре өчен түләргә кирәк. Былтыр район газетасы да бу хакта зур "шау-шу" куптарды, - дип тә өстәде район башлыгы.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан семинар