Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында иң уңган механизаторларны бүләклиләр

Районда язгы кыр эшләрендә хезмәт куючы механизаторлар арасында муниципаль конкурс игълан ителде.

Механизаторларның эшенә тәүге нәтиҗә узган атнада ясалды, район башлыгы Рамил Айбатов “БИО-АГРО” һәм “Регион-зерно” җәмгыятьләреннән биш игенчене кырда ук акчалата сертификат белән бүләкләде.

Конкурс май ае ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бәяләү комиссиясе һәр ун көн саен нәтиҗә ясый һәм шулар нигезендә алдынгы механизаторлар билгеләнә. Иң уңганнар өч номинациядә ачыклана. Беренче урын өчен акчалата бүләк күләме – 5746 сум, икенче урын алучыга – 4598, өченче урын өчен 3448 сум.

Чараның максаты – язгы кыр эшләрендә аеруча югары казанышларга ирешкән механизаторларны үсендерү, хөрмәтләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев