Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә техник-орлыкландыручыларны укытачаклар

Узган елда районда сыерларны ясалма орлыкландыру эшен җанландыра төштеләр. Шәхси хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары терлекләре өчен аталык күзәнәкләре Бөгелмә шәһәреннән китерелә. Хәзер авыл көтүләрендә, элеккеге колхоз абзарларындагы сыман "мир үгезләре" юк. Аннан, ветеринария белгечләре ясалма орлыкландыру ысулы сыерларда йогышлы авыруларны булдырмау, көр, нәселле яхшы бозаулар алу өчен яхшы дип инандыра. Бу...

Узган елда районда сыерларны ясалма орлыкландыру эшен җанландыра төштеләр. Шәхси хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары терлекләре өчен аталык күзәнәкләре Бөгелмә шәһәреннән китерелә.

Хәзер авыл көтүләрендә, элеккеге колхоз абзарларындагы сыман "мир үгезләре" юк. Аннан, ветеринария белгечләре ясалма орлыкландыру ысулы сыерларда йогышлы авыруларны булдырмау, көр, нәселле яхшы бозаулар алу өчен яхшы дип инандыра.
Бу эш түләүле. Районның селекция-нәсел үрчетү хезмәте җитәкчесе Рәсыйх Шәфыйков әйтүенчә, бер сыерны "каплату" йорт хуҗаларына 500 сумга төшә. Әлеге сумма осеменатор эшенә түләү һәм махсус савытлардагы орлыкларны тиешле шартларда, бозмыйча саклау өчен сыек азот сатып алуга тотыла икән. Азотны исә айга бер яңарталар.
-Ясалма орлыкландыру эше без теләгәнчә үк җәелеп китә алмый әле, - ди Рәсыйх Шәфыйков. - Дөрес, аны Бәркәтә, Лашман, Иске Кади, Югары Кәминкә, Туймәт авыл җирлекләрендә чагыштырмача яхшы көйләп җибәрделәр. Осеменаторлар, техник орлыкландыручылар Солтан Мотыйгуллин (Иске Кади), Васыйл Мортазин (Туймәт), Габбас Шәмсетдинов (Югары Кәминкә) - тәҗрибәле белгечләр. Ә Яңа Элмәле, Ивашкино, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендә бу эш "аксый төшә".
Авылларда техник-осеменаторлар җитешми. Шунлыктан, аларны әзерләү максатында, февраль аенда районда укулар да оештырылачак. Анда теләге булган һәркем, шәхси хуҗалыгында күп сыер асраучылар да чакырыла. Әнә узган ел Бәркәтәдән Рәис Төхвәтуллин әлеге укуларда шул белгечлекне үзләштергән. Күп сыер асраучы хуҗа хәзер читтән осеменатор эзләми икән.
Бүген районыбызның шәхси хуҗалыкларында 1800 ләп баш савым сыеры исәпләнә. Аларны ясалма орлыкландыруга заявка бирү өчен терлек асраучылар авыл җирлеге Советына, я техник-осеменаторның үзләренә мөрәҗәгать итә ала.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы техникорлыкландыручы