Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә кредит алучылар кимегән

Агымдагы елның өч аенда районда бары 13 гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредиттан файдаланган. Алар дәүләт банкларыннан 3 миллион 500 мең сум кредит акчасы алганнар. (2015нең бу чорында 20 гаиләгә 4 миллион 100 мең сум кредит бирелгән). 7 райондашыбыз бу кредитны әле март аенда гына рәсмиләштергән. Февральдә - 5, январьда...

Агымдагы елның өч аенда районда бары 13 гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредиттан файдаланган.

Алар дәүләт банкларыннан 3 миллион 500 мең сум кредит акчасы алганнар. (2015нең бу чорында 20 гаиләгә 4 миллион 100 мең сум кредит бирелгән).
7 райондашыбыз бу кредитны әле март аенда гына рәсмиләштергән. Февральдә - 5, январьда 1 кеше ташламалы кредиттан файдаланган. 13 кредитның 5се генә субсидияләнгән, чөнки калганнары тиешле документлар тапшырмаган.
Быел иң күп кредит алучылар Чирмешән авыл җирлегендә (6). Лашман авыл җирлегендә - 3, Иске Кади авыл җирлегендә - 2, Яңа Элмәле һәм Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә 1әр гаилә ташламалы кредит акчасына мал санын арттырган, терлек абзары төзегән яки үзгәртеп корган.
Чирмешәндә яшәүче Габбас Галимов дәүләттән алган ярдәм хисабына терлек абзарына ремонт ясаган.
-Мондый кредитны элек тә алганыбыз бар иде. Ул вакытта терлек санын арттырдык, ә быел алган 200 мең сумга абзарны төзекләндердек, - ди Габбас абый. - Шәхси хуҗалык алып баручылар өчен отышлы бу. Шул кадәрле зур акчаны кемнәндер алып булмый, кредитның процентлары да чагыштырмача кечкенә. Исәнлек булса, түләрбез, кредитны өч елда каплау нияте белән алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы кредит ЛПХ дәүләт банклары