Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә кредит акчасына абзарлар яңара

Агымдагы елның дүрт аенда 16 райондашыбыз шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү өчен ташламалы кредит алган. Банк аша аларга 3 миллион 787 мең 900 сум акча биргәннәр. Әлеге ярдәм шәхси хуҗалыкта мал санын арттыру, абзарлар төзү һәм үзгәртеп кору өчен тотарга ярый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, райондашларыбызның...

Агымдагы елның дүрт аенда 16 райондашыбыз шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү өчен ташламалы кредит алган. Банк аша аларга 3 миллион 787 мең 900 сум акча биргәннәр.


Әлеге ярдәм шәхси хуҗалыкта мал санын арттыру, абзарлар төзү һәм үзгәртеп кору өчен тотарга ярый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, райондашларыбызның күпчелеге бу ташламалы кредитны абзарларын үзгәртеп кору, ремонтлау өчен куллана икән. Быелдан ташламалы кредит алырга теләүчеләр, авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итмичә, банк аша гына эш йөртә.

Үткән елның шул чорында да 16 райондашыбыз 4 миллион 70 мең сумлык ташламалы кредит алган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined