Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә чөгендер ала башладылар

Районда бөртекле культураларның 25 мең 438 гектарыннан, ягъни барлык мәйданнарның 67 процент өлешеннән уңыш суктырып алынган. Күпчелек хуҗалыкларда сабан бодаен җыясы калган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, ындыр табакларына 72 мең 577 тонна бөртек кайткан (һәр гектардан уртача 28,5 центнер уңыш чыга). Уракка яңгырлар комачаулый башлады....

Районда бөртекле культураларның 25 мең 438 гектарыннан, ягъни барлык мәйданнарның 67 процент өлешеннән уңыш суктырып алынган.

Күпчелек хуҗалыкларда сабан бодаен җыясы калган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, ындыр табакларына 72 мең 577 тонна бөртек кайткан (һәр гектардан уртача 28,5 центнер уңыш чыга).

Уракка яңгырлар комачаулый башлады. Сүз әйтә, үпкәли алмыйсың, анысы да кирәк, тик аяз, матур көннәр аз булмады.

7076 гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчтеләр. Бу яктан "Серендеев Н.И.", "Сөлчә", "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Әккәрәй", "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләре өлгерлек күрсәтәләр.

8945 гектарда җир эшкәртелгән (тиеше - 51 мең 402 гектар). Әлеге эштә "ЧИРМЕШӘНАГРО"ны башкаларга үрнәк итеп куярга мөмкин. Монда барлык мәйданнарның, планлаганның 41 процент өлешендә, 1355 гектарда сабан узган яки өстән эшкәртү башкарылган. Әлеге җәмгыятьтә шикәр чөгендере алуга да керештеләр. Бу культура 450 гектар мәйдан били, 25 гектардан уңыш җир өстенә чыгарылган. Районда чөгендерне монда һәм "Лениногорск АГРОфирмасы"нда (1500 гектарда) гына үстерәләр.

"Сөлчә" дә силос салу яхшы оештырылган, аны планлаганның яртысы күләмендә, 2000 тонна чамасы әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ала башладылар чөгендер