Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә чәчүне тизләтергә кирәк

"КүтәмәАГРО фирмасы" җәмгыятендә 1330 гектарда, ягъни тиешленең 71 процент өлешендә чәчкечләр узган да. Бу хуҗалыкта бүген сабан бодае чәчәләр, арпа 650 гектарда, планлаган кадәр мәйданда җир куенына салынган. "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Серендеев Н.И.", "Үтәмеш" җәмгыятьләрендә дә планлаганның 57-55 процент өлешендә орлыклар туфракка күмдерелгән. "Кара Чишмә", "МИЛАГРО", "Моляков В.А." җәмгыятьләрендә чәчкечләр узган участоклар...

"КүтәмәАГРО фирмасы" җәмгыятендә 1330 гектарда, ягъни тиешленең 71 процент өлешендә чәчкечләр узган да.


Бу хуҗалыкта бүген сабан бодае чәчәләр, арпа 650 гектарда, планлаган кадәр мәйданда җир куенына салынган.

"ЧИРМЕШӘНАГРО", "Серендеев Н.И.", "Үтәмеш" җәмгыятьләрендә дә планлаганның 57-55 процент өлешендә орлыклар туфракка күмдерелгән. "Кара Чишмә", "МИЛАГРО", "Моляков В.А." җәмгыятьләрендә чәчкечләр узган участоклар күп түгел әле.

Тулаем район буенча 17 мең гектар тирәсе мәйданда (35 процент) чәчү уздырылган. Бу күрсәткеч көн саен уртача 2 мең гектарга үсә бара. Хуҗалыклар арпа, солы, сабан бодае, борчак, көнбагыш та чәчә.

42 мең гектардан күбрәк мәйданда (73 процент) дым каплатылган. Күпъеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыру төгәлләнде диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined