Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында сыерлар күбәя

Хәтта кайбер зур-зур авыллардагы сыер көтүләренә нибары 30-40 баш кына мал йөри. Сыер асраучылар кими бара кебек үзе, ә менә район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән белешүебезчә, быел районның шәхси хуҗалыкларында сыерлар саны 2000 (узган елда - 1833) башка җиткән. Былтыргы беренче яртыеллык белән чагыштырганда сөт сату да 8 процентка арткан....

Хәтта кайбер зур-зур авыллардагы сыер көтүләренә нибары 30-40 баш кына мал йөри. Сыер асраучылар кими бара кебек үзе, ә менә район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән белешүебезчә, быел районның шәхси хуҗалыкларында сыерлар саны 2000 (узган елда - 1833) башка җиткән. Былтыргы беренче яртыеллык белән чагыштырганда сөт сату да 8 процентка арткан.


Июнь аенда гына да авыллар халкы сөттән 6,9 миллион сум күләмендә керем алган. Ә алты айга бу күрсәткеч 29,3 миллион сум тәшкил итә. Иң күп сөтне Түбән Кәминкә, Туймәт, Чирмешән, Кармыш, Лашман авыл җирлекләрендә саталар. Ә менә Шешминка, Күтәмә, Түбән Кармалка җирлекләрендә "сөт бизнесы" алып баручылар аз.

-Сыерлар саны мини-фермалар хисабына арта, бүген безнең районда алар кырыклап исәпләнә, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. - Мини-фермалар төзүчеләргә район да булыша. Аларга абзар салырга: шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 1000 данә, крестьян-фермер хуҗалыкларына 2000 данә керамзит-бетон блоклар алып бирү гамәлдә. Быелның беренче яртысында 12 хуҗалык 1 миллион 100 мең сумлык шундый ярдәм алды. Таналар сатып алучыларга субсидияләр дә бар. Республика территориясеннән тана алганда киткән чыгымның дәүләт бер баш терлеккә 15 мең сумын, республикадан читтән алганда 30 мең сум акчасын кире кайтара, ә район мондый мал сатып алуның 10 мең сумын каплый. Быел райондашларыбыз 180 мең сум күләмендә шундый субсидия алдылар. Сыер саву аппаратының бушлай бирелүе дә мал асраучыларга - яхшы ярдәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined