Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында сугым цехы ачылды

Иң элек ул район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән берлектә Якты Тау авылында модульле кибет ачу тантанасында булды. Авылда максатчан программа нигезендә, әлеге сәүдә ноктасын төзетүне 2016нчы елда ук кайгырта башлаганнар. Узган елда кибет өчен урын сайлап, нигез ясаганнар, су, электр энергиясен китергәннәр. Әзер нигезгә ноябрь аенда модульле кибетне берничә көн...

Иң элек ул район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән берлектә Якты Тау авылында модульле кибет ачу тантанасында булды.


Авылда максатчан программа нигезендә, әлеге сәүдә ноктасын төзетүне 2016нчы елда ук кайгырта башлаганнар. Узган елда кибет өчен урын сайлап, нигез ясаганнар, су, электр энергиясен китергәннәр. Әзер нигезгә ноябрь аенда модульле кибетне берничә көн эчендә урнаштырып куйганнар. Сәүдә ноктасының мәйданы 50 квадрат метр тирәсе. Бүгеннән ул авыл халкына хезмәт күрсәтә башлый. "Татпотребсоюз" төзегән кибетне Иске Кади эшмәкәре Кадрия Камалова арендалый.

-Бүген республикада 38 президент программасы гамәлдә, алар буенча районда да байтак эш башкарылды. Әйтик, әлеге программалар кысаларында сезнең авылда да күпфункцияле үзәк төзелде, хәзер менә кибет ачабыз, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин.

"Авыл кибете" программасы нигезендә республикада халыкка хезмәт күрсәтү буенча 53 комплекс төзү каралган, шуларның икесе безнең районда - Якты Тау һәм Югары Кармалка авылларында төзелгән.

Башкала кунагы Лашманда мал чалу цехын ачуда да катнашты. Сугым цехы 18гә 36 метр зурлыкта, мәйданы 700 квадрат метрга якын.

- Цехта терлек чалу өчен барлык шартлар да булдырылган, заманча җиһазлар куелган. Ветеринария лабораториясе дә бар. Көненә 15 баш мөгезле эре терлек чалырга һәм эшкәртергә мөмкин. Биредә шулай ук атлар, сарыклар да чалдырырга була. Производство ябык цикл принцибы буенча барачак: бу -
мал-туарны алып килүдән башлап, кулланучы өчен ит килеп чыкканчыга кадәр. Билгеле, безнең хезмәтләр түләүле була. Киләчәктә транспорт хезмәте дә тәкъдим итәргә ниятлибез, - ди "Чирмешән" авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы рәисе Альфрит Хәйрисламов. - Районның мондый цехка мохтаҗлыгы зур иде. Яңа кагыйдәләр буенча, ите сатылачак малларны хуҗалыкларда чалу һәм эшкәртү тыела. Мондагы цех хезмәтләреннән фермерлар һәм районның шәхси хуҗалыклары файдалана ала.

Киләчәктә цехта колбаса эшләнмәләре дә җитештермәкчеләр. Кооператив рәисе әйтүенчә, ит эшкәртү, колбаса эшләнмәләре ясау цехы өчен җиһазлар таләп ителә. Бу мәсьәләдә аларга министр да ярдәм күрсәтергә ышандырды.

Аннан министр "БИО Агро", "ЧирмешәнАГРО" хуҗалыкларында булды, җитәкчеләр һәм белгечләр белән очрашып сөйләште, күрсәткечләрне яхшырту буенча киңәшләрен бирде.

-Республикада шәһәрләрдә генә түгел, авылларның социаль инфраструктурасы үсешенә дә зур игътибар бирелә. Ел саен республика программаларын гамәлгә ашыруга 60 миллиард сум акча каралган. Авылларда яшәү шартлары көннән-көн яхшыра. Республиканың агросәнәгать комплексында да соңгы арада гына берничә программа кабул ителде, - диде Марат Әхмәтов. - Сезнең районда да алардан файдаланучылар бар. Гомумән, соңгы вакытта сездә авыл хуҗалыгы тармагында сизелерлек уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бүген ачылган цех та халыкка бик кирәк объект. Терлек кенә булсын. Игенчелектә дә алга китеш бар. Монда инде инвесторлар яхшырак эшләр дип өметләнәбез. "БИО Агро" җәмгыятенә аеруча зур өметләр баглыйбыз.

Министр белән бергә, бу көнне бездә республиканың крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциясе рәисе Камияр Байтемиров та булып китте.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында авыл хуҗалыгы ачылды сугым цехы

2
X