Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 7500 тонна чамасы, ягъни планлаганнан бер ярым тапкыр күбрәк печән хәстәрләгәннәр. "Сөлчә"дә бу төр азык тиешледән 38 тапкыр диярлек күп - 2084, "Камалов И.Р." җәмгыятендә - 665, "Кара Чишмә"дә 560 тонна ук әзерләгәннәр. Сенаж запаслары 14 мең тоннага якын (планлаганның 66 проценты) . Бу күрсәткеч көн...
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 7500 тонна чамасы, ягъни планлаганнан бер ярым тапкыр күбрәк печән хәстәрләгәннәр.
"Сөлчә"дә бу төр азык тиешледән 38 тапкыр диярлек күп - 2084, "Камалов И.Р." җәмгыятендә - 665, "Кара Чишмә"дә 560 тонна ук әзерләгәннәр.
Сенаж запаслары 14 мең тоннага якын (планлаганның 66 проценты) . Бу күрсәткеч көн саен уртача 900 - 1000 тоннага үсә.
"Сөлчә" , "Ильхан", "ЧИРМЕШӘНАГРО" сенаж салуда башкалардан яхшырак эшлиләр. "Әккәрәй", "ҮтәмешАГРО", "ЧИРМЕШӘНАГРОхезмәтләре" буенча терлек азыгы азрак әле, темпны көчәйтү зарур.Шәхси хуҗалыкларда, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсендә тупланучы мәгълүматларга караганда, 18 мең тоннадан күбрәк печән хәстәрләнгән. Бу өлкәдә Түбән Кәминкә, Яңа Элмәле, Иске Кади, Туймәт авыл җирлекләре буенча аеруча яхшы эшлиләр.
Нет комментариев