Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Булганын тизрәк җыярга

"Күтәмә Агрофирмасы" җәмгыятендә арпаның һәр гектарыннан уртача 30 центнер уңыш җыялар. Монда бу культура 1380 гектар мәйдан били, димәк, амбарларга меңнәрчә тонна бөртек кайтачак. Район буенча алганда, әлегә 2 мең гектар чамасы мәйданнан бөртек суктырылган. Кайбер хуҗалыклар уракка керешеп кенә килә. Башкалар белән чагыштырганда "Чирмешән АГРО", "Сөлчә", "Иванов Ю.С." кызурак...

"Күтәмә Агрофирмасы" җәмгыятендә арпаның һәр гектарыннан уртача 30 центнер уңыш җыялар. Монда бу культура 1380 гектар мәйдан били, димәк, амбарларга меңнәрчә тонна бөртек кайтачак.


Район буенча алганда, әлегә 2 мең гектар чамасы мәйданнан бөртек суктырылган. Кайбер хуҗалыклар уракка керешеп кенә килә.

Башкалар белән чагыштырганда "Чирмешән АГРО", "Сөлчә", "Иванов Ю.С." кызурак эшлиләр. "Чирмешән агрохезмәтләре" комбайннары "Югары Кәминкә" бүлекчәсендә арыш суктыруны төгәлләделәр.

Тулаем урак темпы югары түгел, комбайннарның җитештерүчәнлеге бик түбән.

Арыш уңышы югары түгел, гектардан чыгыш 7-12 центнер чамасы гына. Дөрес, "Кади"да бу күрсәткеч 18 центнер.

Район буенча 12 мең тонна (планга карата 89 процент) - печән, 11 мең тонна тирәсе (39 процент) сенаж әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән уңыш