Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Берсендә бозаулар үлгән, икенчесендә сөт аз

Район хуҗалыкларында терлекләрне кышлату, язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү, тәҗрибә уртаклашу буенча семинарлар дәвам итә. Күптән түгел белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре "Лашман агрофирмасы"нда һәм "Сөлчә" җәмгыятендә булдылар. Лашманлыларның язын чәчәргә орлыклары җитәрлек. Машина-трактор паркында техникалар ремонты да җайга салынган. Тырмаларның күп өлешен тимерче кулы аша уздырганнар, хәзер механизаторлар чәчкечләр төзәтә. Тик...

Район хуҗалыкларында терлекләрне кышлату, язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү, тәҗрибә уртаклашу буенча семинарлар дәвам итә. Күптән түгел белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре "Лашман агрофирмасы"нда һәм "Сөлчә" җәмгыятендә булдылар.


Лашманлыларның язын чәчәргә орлыклары җитәрлек. Машина-трактор паркында техникалар ремонты да җайга салынган. Тырмаларның күп өлешен тимерче кулы аша уздырганнар, хәзер механизаторлар чәчкечләр төзәтә. Тик паркта пөхтәлек, тәртип булдырасы бар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, 650ләп баш малы булган "Лашман агрофирмасы"нда терлекчелек өлкәсендә җитешсезлекләр дә бар. Үрчем юк дәрәҗәсендә, быел бозаулар күп үлгән. Тирес түгү җайланмала- ры - ТСНнар юк, мал асларын чистартуда кул көче файдаланыла. Дөрес, сыерларны ашату яхшы оештырылган. Азыкны пешереп тә бирәләр. Хуҗалыктагы 240 баш сыердан бүген уртача 800 килограмм сөт савыла.

"Сөлчә" җәмгыяте фермаларында сөт саву кимегән, 400дән күбрәк сыерга 600 килограмм гына продукция алына. Ә менә үрчем алу, бозаулар үстерү эше белгечләр тарафыннан яхшы бәяләнде. Сатарлык маллары бар, биналар төзек.

Терлекләрне яхшы ашата башлаганнар.

Язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында, "Сөлчә"нең машина-трактор паркында тырмаларны ремонтлап куйганнар. Бүген монда да чәчкеч-ләрне төзәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы