Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Белгечләрсез ничек эшләрбез?

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең белгечләргә кытлыгы инде проблемага әверелде. Хәтта агроном, зоотехник белгечлеге алган егетләр һәм кызлар да туган якларына эшкә кайтырга ашкынып тормыйлар. Укуын укыйлар, диплом да алалар... "Белгечләрдән башка ничек эшләрбез. Аларны кызыктырырга кирәк, - дип, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, җитәкчеләргә авыл хуҗалыгындагы хәлләрне яхшырак өйрәнергә кушты. Кадрлар мәсьәләсе...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең белгечләргә кытлыгы инде проблемага әверелде. Хәтта агроном, зоотехник белгечлеге алган егетләр һәм кызлар да туган якларына эшкә кайтырга ашкынып тормыйлар. Укуын укыйлар, диплом да алалар...


"Белгечләрдән башка ничек эшләрбез. Аларны кызыктырырга кирәк, - дип, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, җитәкчеләргә авыл хуҗалыгындагы хәлләрне яхшырак өйрәнергә кушты. Кадрлар мәсьәләсе - беренче мәсьәлә". Яшь белгечләргә грантлар булдыру, торак белән булышу һәм, иң мөһиме, яхшы хезмәт хакы түләү кирәк.

Бу сөйләшү Татарстан агропромышленность комплексының 2012 елдагы эшен йомгаклау, язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрү буенча бурычларга кагылышлы киңәшмә барышында булды.

Питрәч районы базасында нәкъ бу көнне оештырылган семинарда быел җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, яңа технологияләр хакында фикер алышканнар.

Президент, соңрак ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та әйтүләренчә, авыл хуҗалыгына ярдәм кирәк, кредит алмыйча да булмый. Соңгы өч елда һава торышының коры килүе көтелгән нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген киметте. Инвесторларның хәле мөшкел, аеруча сөтчелектә күрсәткечләр начарайган. Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, товар җитештерүчеләргә кредитлар алу шартлары кырысланган. Бүген бу яктан нәрсәнедер үзгәртү мөмкин түгел. Иң элек көндәшлелеккә сәләтле продукция җитештерү сорала. Кайбер хуҗалыкларда, районнарда маллар санын киметүгә юл куялар, кайбер күрсәткечләрдә, субсидияләр алганда ялганлау фактлары да бар икән, ягъни кәгазьдә бар, гамәлдә юк. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов та әйтте, мондый хәлләрне булдырмаска кушты.

Республикада гаилә фермалары тагын да күбәергә тиеш. Әлегә алар 872. Ел ахырына кадәр гаилә фермалары санын бер меңгә җиткерергә уйлыйлар.

Президент авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә язгы кыр эшләрен үткәрү өчен республика тарафыннан да ярдәмгә ышандырды. Әлегә 1,5 миллиард турында сүз бара. Хуҗалыкларга ягулыкны да юньрәк шартларда бирү мәсьәләсе күтәрелде. Бүген үк шул билгеле, язгы чәчүне, нигездә, үз көчең белән ерып чыгарга, ресурсларны экономияләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы