Юл хәрәкәте

Кара Чишмә авылы янында – зур авария

1 август көнне Нурлат-Кузай юлында, Кара Чишмә янында, булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелде. Өчесе дә Кара Чишмә авылы ир-егетләре. 1978нче елда туган Рәсим Яруллин "ВАЗ-2114" машинасы белән идарә итә алмыйча, трассада, каршы яктан килүче "ГАЗ -Валдай" автомобиленә килеп бәрелә. Авария нәтиҗәсендә Р. Яруллин һәм аның пассажирлары, ике бертуган:...

1 август көнне Нурлат-Кузай юлында, Кара Чишмә янында, булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелде. Өчесе дә Кара Чишмә авылы ир-егетләре.


1978нче елда туган Рәсим Яруллин "ВАЗ-2114" машинасы белән идарә итә алмыйча, трассада, каршы яктан килүче "ГАЗ -Валдай" автомобиленә килеп бәрелә. Авария нәтиҗәсендә Р. Яруллин һәм аның пассажирлары, ике бертуган: 48 яшьлек Самат һәм 41 яшьлек Салават Илаловлар шунда ук һәлак булалар.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров әйтүенчә, хәзер әлеге һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау буенча шикшерү бара.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined

Нет комментариев