Чирмешәндә берәү бала-пассажирны машинасында кагыйдә бозып йөрткән
Район үзәгендә үткән “Тоннель” операциясе барышында автоинспекторлар юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның өч очрагын ачыклаганнар.
22 мартта, җомга көнне, иртәнге сәгать 7дән 8гә кадәр дәвам икән әлеге рейд барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүче унсигез кешене туктатып тикшергәннәр, кагыйдә бозуның өч очрагын теркәгәннәр. Бер якташыбыз бала-пассажирны машинасында махсус җайланмасыз йөрткән. Икенче машина йөртүче үзе дә, пассажиры да куркынычсызлык каешларын такмаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев