Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс»ның баш тренеры вазифасыннан китәргә карар кылды

Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры вазифасыннан китә. Бүгенге йомгаклау матбугат конференциясендә ул шулай дип белдерде. Аның билгеләп үтүенчә, бу позиция өчен бик күп көч кирәк һәм ул башка вазифа башкарырга, әмма хоккейда калырга тели.

«Шуны әйтәсем килә, мин күп еллар тренер булып эшләдем һәм бу эш миңа ошый. Әмма баш тренер булып эшләү күп көч, хис-кичерешләр таләп итә, бу – зур җаваплылык. Шуңа күрә мин хоккейда башка ниндидер форматта эшләрмен дип уйлыйм. Өстәвенә, бездә килешү бар, клуб белән барысы да башта ук планлаштырылган иде», - диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Билалетдинов «Ак Барс»ка өченче тапкыр 2022 елның декабрендә кире кайтты. Башта ул баш тренер вазифаларын башкаручы сыйфатында Олег Знарокны алыштырды, аннары, команданы рәсми төстә кабул итеп, 2022/2023 елгы сезонны төгәлләде. Аның җитәкчелегендә «Ак Барс» 2023 елда Гагарин Кубогы финалына барып җитте, анда җиде матч нәтиҗәләре буенча Мәскәүнең ЦСКА командасына оттырды (сериядә 4-3).

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев