Лашман мәргәне Башкортостанда танылган
Спорт

Лашман мәргәне Башкортостанда танылган

Лашман урта мәктәбе укучысы Рәсим Вафин Башкортостанда үткән Россиякүләм ярыштан өченче урын алып кайткан.

Класстан тыш эшләр үзәгенең “Яшь укчы” түгәрәгендә шөгыльләнүче якташыбызны җәядән ату буенча бу күрсәткече өчен Кубок һәм Мактау грамотасы белән бүләкләгәннәр. Рәсим Вафинның остазы, укытучысы – Фаиз Билалов.

Фото: социаль челтәрдән

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән лашман Рәсим Вафин

Нет комментариев