Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иң көчлеләр – спортчылар

Фәнил Кәбиров Ватан сакчысы көнендә үткән район спартакиадасында инде икенче ел рәттән кул көрәштерүдә җиңүче булды. "Чирмешән" муниципаль ара полиция бүлеге командасы составында чыгыш ясаган бу таза беләкле егет бүгенге ярышта дүрт көндәшен бирелдерде. "Мин, гомумән, спорт белән дус, - ди Фәнил. - Көн саен диярлек чаңгыда йөрим. Пенсиядәге әтием...

Фәнил Кәбиров Ватан сакчысы көнендә үткән район спартакиадасында инде икенче ел рәттән кул көрәштерүдә җиңүче булды.


"Чирмешән" муниципаль ара полиция бүлеге командасы составында чыгыш ясаган бу таза беләкле егет бүгенге ярышта дүрт көндәшен бирелдерде. "Мин, гомумән, спорт белән дус, - ди Фәнил. - Көн саен диярлек чаңгыда йөрим. Пенсиядәге әтием дә чаңгыларны еш кия". Кызыл Ярда Кәбировларның үз чаңгы юллары бар дияргә мөмкин.

Спартакиадада полиция бүлеге командасы, гомумән, көчле составлы иде.

6 төр буенча ярыш нәтиҗәләрен барлагач, очколарны санагач, "Юбилейный" Боз сарае командасының беренче урынны яулавы билгеле булды. "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге командасы - икенче, 1нче Чирмешән урта мәктәбе өченче урында.

Физкультура - сәламәтләндерү комплексында узган бу спартакиадада 15 командадан 217 кеше көч сынашты. Бәйгедә район кулланучылар җәмгыяте, янгын часте, 106нчы һөнәр училищесы, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты, үзәк больница, район башкарма комитеты, "Татавтодор"ның район идарәсе участогы, хәрби комиссариат, "Чирмешәнагрохимсервис", "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыятьләре, 2нче Чирмешән мәктәбе һәм мәгариф бүлеге командалары актив катнашты.

Спартакиадада көч сынашучыларның чыгышын дистәләгән тамашачы да күзәтеп, көч биреп торды. Бәйге алдыннан муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин спорт бәйрәменең оешкан төстә үтүен теләде, сәламәт тәндә - сәламәт рух булуын әйтте, соңыннан җиңүчеләрне бүләкләде.

Районда теге яки бу спорт төрен якын итүчеләр бик күп. Даими шөгыльләнгәч, андыйлар үзләрен еш таныталар, башкаларга үрнәк күрсәтәләр. Мисал өчен, физкультура - сәламәтләндерү комплексында аерым спорт төрләрендә түбәндәгеләр беренче урыннарга лаек булдылар.

Армспорт (кул көрәштерү) буенча үз үлчәү авырлыкларында: Елена Гыйлемханова (боз сарае), Рәмзия Рамазанова ( район башкарма комитеты), Фәнис Вафин (106нчы һөнәр училищесы), Илдус Дәүләтшин ("Татавтодор"ның район участогы), Фәнил Кәбиров (полиция).
Пневматик мылтыктан ату: Светлана Әхтәмова (район башкарма комитеты), Илшат Гозәеров ("Чирмешәнагрохимсервис").
Йөзү: Земфира Рәхимҗанова (полиция), Риф Зарипов (боз сарае).
Гер күтәрү: Виктор Никонов (боз сарае).
Турникта тартылу: Лидия Әмирханова (янгын часте), Ренат Абзалов ("Чирмешәнагрохимсервис").
Аркан тарту ярышында район эчке эшләр бүлеге командасы беренче булды, "Татавтодор"ның район участогы - икенче, боз сарае - өченче.

Йөзү буенча узган эстафетада да боз сарае командасы җиңде, полиция хезмәткәрләре - икенче, 1нче Чирмешән урта мәктәбе - өченче.

Бәйгедә җиңүчеләргә Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спартакиадада