Түбән Чегодайдан мич чыгару остасы чәчәкләр үстерергә дә вакыт таба
Мич чыгару остасы Минәхмәт Хәниф улы инде 50 ел шушы шөгыльдә. Моны шөгыль генә дию аздыр, бу – аның һөнәре.
Үз гомерендә мондый ничә “объект” ясаганын ул төгәл генә әйтә алмый, 200ләп бардыр, ди.
-Әлеге шөгыльгә армиядән кайткач, керешеп киттем. Иң беренче Якауда (Кече Чегодайда) ипи миче чыгардым, - дип 50 ел элек булган вакыйгага әйләнеп кайтты оста. – Яхшы килеп чыкты, шуннан китте инде...
Әти осталыгы дәвамы
Бу һөнәр аңа әтисеннән күчкән, Хәниф бабай (мәрхүм) гомере буе мич чыгарган, Минәхмәтнең мәрхүм абыйсында да мондый осталык булган.
-Әтинең барлык сыйфатлары да миңа күчкән, - дип елмая Минәхмәт абый. – Мич тә чыгарам, әтинеке кебек колаклар да начар ишетә.

Замана заказларны да үзгәртә
Элек халык ипи, газ, мунча мичләре эшләтсә, хәзер күбрәк, ял урыннарына шашлык пешерү өчен (шашлычный) җайланмага заказлар килә. Әле ипи мичләре чыгартучылар да бар икән, ләкин алар сирәк.
-Авылларга газ керә башлагач, миңа гозер белән килүчеләр тагын да артты. Көненә берне өйгән вакытлар да булды, - диде Минәхмәт Хәниф улы. – Яшь вакытта ипи мичләрен дә бер көндә чыгарган вакытлар бар иде. Хәзер инде яшь бара, алай тиз эшләп булмый, аннан соң ул хуҗаларга карый: кайберләрендә бик җайлы бара, икенчеләрендә уйламаган җирдән каршылыклар килеп чыга.
Катлаулы корылмалар остасы
Хәзер инде ул гади мичләр генә түгел, төрле катлаулылыктагы корылмалар ясый. Останы Казан, Яр Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләргә дә алып китәләр мич чыгарырга. Әйтик, ял урынында кирпечтән бик катлаулы бер шашлык мичен тугыз көн күтәргән ул.
-Интернеттан карап эшләмим, хуҗаларның заказларына карап, барысы да эш барышында уйлана, - диде әңгәмәдәшем. – Хәзер инде, элеккеге кебек, “ажиотаж” юк, быел Чирмешәндә бер хуҗада “шашлычный” ясадым, мунча миченә дә заказ булды.
Һөнәрләре тагын бар
Минәхмәт абыйның һөнәрләре әле моның белән генә бетми. Ул плиткалар да ябыштыра, ремонтлар да ясый, электр эшләрен дә үзе башкара. Болар аның үз өендә дә күренеп тора. Барысы да гади һәм матур итеп ясалган, өйдәге чисталык сокландыра.

Матурлыкка гашыйк кеше
Безне аның белән таныштырганда, авылдашлары да бу сыйфатларына басым ясап: “Бик матур, җыйнак, гади һәм чиста, “курчак кебек” өй күрсәгез – аныкы булыр,” – диделәр. Дөрестән дә шулай, аның йорты үзенә җәлеп итеп тора, капкадан узуга чәчәкләр дөньясына чумасың, анда бакча гөлләренең ниндие генә юк...
-Матурлык яратам, барысы да үзем өчен, алар чәчәк аткандагы хуш исне белсәгез?! - ди Минәхмәт абый.
Тәртип – эшнең нигезе
Хуҗа безгә остаханәсен дә күрсәтте. Анда да һәр эш коралының үз урыны, барысы да тәртип белән урнаштырылган. Гаражда берничә электр велосипеды да урын алган, йортта - мини-трактор. Аларның берсе дә хәрәкәтсез тормый, трактор белән урманга барса, электр велосипедлары район үзәгенә йомыш төшкәндә ярап куя.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев