Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәнгә килгән депутатка канализация челтәрләре уздыру мәсьәләсе буенча да мөрәҗәгать иттеләр

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова Чирмешәндә инде икенче тапкыр гражданнарны кабул итте, быел – беренче.

Бу көнне депутатка биш райондашыбыз мөрәҗәгать итте. Тынычлык һәм Силантьев урамнарында яшәүчеләр ул урамнарда кайчан канализация челтәре  булыр икән, дип борчыла. Әлеге кабул итүдә катнашкан район Советы аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов район үзәгендә канализация челтәрләре уздыру өчен проект ясалуын әйтте, ә бу урамнар буенча конкрет  җавапны соңрак бирергә ышандырды. 

Депутат район инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талиповага  җәмәгать хезмәткәрләренә эш хакы түләү тәртибе турында консультация бирде. Ә Ландыш Фәсхетдинова Чирмешән яшьләре исеменнән килгән. Аны Яшьләр ял итү үзәгенең бер бүлмәсе эшмәкәрләргә арендага бирелүе борчый. Депутат бу оешмага үзе барып, моның белән якыннан танышырга ышандырды. Әккәрәй авылыннан Федор Трофимов туганнар каберлегенә алып керүче капканы яңарту мәшәкате белән йөри.

-Минем акчалата ярдәм итү мөмкинлегем юк,  ә менә иганәче эзләп карармын, - диде депутат.

фото:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев