Мәдәният
Иске Кадида күңел җәүһәрләрен барладылар
Иске Кади авыл китапханәсендә "Авылымның күңел җәүһәрләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Аны мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә оештырдылар.
Татарлар элек-электән җыр-моңга бай милләт. Халкыбыз кайгыда да, шатлыкта да җырлап юанган, күңел халәтен шигъри юлларга салган.
-Әлеге кичәдә Иске Кади авылында сакланып калган җәүһәрләр барланды, онытыла башлаган милли йолаларыбыз искә...
Иске Кади авыл китапханәсендә "Авылымның күңел җәүһәрләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Аны мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә оештырдылар.
Татарлар элек-электән җыр-моңга бай милләт. Халкыбыз кайгыда да, шатлыкта да җырлап юанган, күңел халәтен шигъри юлларга салган.
-Әлеге кичәдә Иске Кади авылында сакланып калган җәүһәрләр барланды, онытыла башлаган милли йолаларыбыз искә төшерелде,-ди китапханә мөдире Рушания Гыйрфанова.
Кунаклар үзләре иҗат иткән бәет, шигырьләр укыдылар, мөнәҗәтләр, бишек җырлары көйләделәр, сынамышлар әйттеләр.
Кичә җыр-моңга үрелеп барды. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рузилә Мөктәсимова һәм китапханә мөдире Рушания Гыйрфанова авылның өлкән буын кешеләре өчен менә шундый кызыклы бәйрәмнәрне еш оештыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев