Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә подписка планы үтәлмәгән әле

2014 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу вакыты тәмамланып килә. Шуңа да карамастан, Бәркәтә почта бүлекчәсе яртыеллык планны нибары 20 процентка гына үтәгән. - Бу көннәрдә подписка буенча җитди эш алып барабыз, шуңа да күрсәткечләр артачак, - дип ышандырды безне Бәркәтә почта бүлекчәсе начальнигы Әлфия Зәйдуллина. Иске Үтәмештә дә газета-журналларга язылу...

2014 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу вакыты тәмамланып килә. Шуңа да карамастан, Бәркәтә почта бүлекчәсе яртыеллык планны нибары 20 процентка гына үтәгән.


- Бу көннәрдә подписка буенча җитди эш алып барабыз, шуңа да күрсәткечләр артачак, - дип ышандырды безне Бәркәтә почта бүлекчәсе начальнигы Әлфия Зәйдуллина.

Иске Үтәмештә дә газета-журналларга язылу әлегәчә сүлпән барган, ләкин алар соңгы көннәрдә эшне активлаштырып, нәтиҗәләрне яхшыртканнар.

Ивашкино, Казанка, Түбән Кармалкада ярты еллык планны инде күптән үтәгәннәр.

-Чирмешән, Ульяновка, Иске Кади, Лашман һәм башка кайбер авылларда да матбугат басмаларына язылу кампаниясе оешкан төстә бара, аларда план үтәлер дип өметләнәбез,- ди район почта хезмәте участогы начальнигы Любовь Фәтхетдинова. - Ләкин башта ук активлык күрсәтмәгән бүлекчәләрнең берничә көн калгач кына күрсәткечләрен яхшыртып өлгерүенә шигем зур.

Район газетасына язылырга теләүчеләргә дә ашыгырга кирәк, подписка тәмамланырга санаулы көннәр генә калды. Бүгенге көндә "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасына барлыгы 3078 заказ карточкасы тутырылган.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined