Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән мәчетендә ифтар ашы уздырдылар

Әгәр мәчетләргә җитәкчеләр ешрак керсә, намазга басса, башкалар да алар үрнәгенә иярер, тәртипсезлекләр кимер, динебез куәтләнер иде. Юк шул, күбебез мин-минлекне җиңә алмый. Ә бүген Чирмешән мәчетенә нәкъ менә җитәкчеләр күп килгәч, ифтар мәҗлесе дә үзенә күрә дәрәҗәлерәк булды. Рәхмәт, күбесе дин йортына янкорма төзегәндә нык булышканнар, бу да иманлылык...

Әгәр мәчетләргә җитәкчеләр ешрак керсә, намазга басса, башкалар да алар үрнәгенә иярер, тәртипсезлекләр кимер, динебез куәтләнер иде. Юк шул, күбебез мин-минлекне җиңә алмый.

Ә бүген Чирмешән мәчетенә нәкъ менә җитәкчеләр күп килгәч, ифтар мәҗлесе дә үзенә күрә дәрәҗәлерәк булды. Рәхмәт, күбесе дин йортына янкорма төзегәндә нык булышканнар, бу да иманлылык билгесе. Габбас Юнысов, Булат Латыйпов, Равил Галләмовка нәкъ монда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәтенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Динебез үсешенә керткән өлешләре өчен зурладылар әлеге мөселман кардәшләрне.
Мөфти исеменнән сәлам җиткереп, аның урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров Рамазан аенда изге ниятләр генә кылып, гөнаһлардан тыелып яшәргә өндәде. Аллаһы тәгалә барысын да күрә, ишетә, белә, сәваплы гамәлләрне хуплый.
Район башлыгы Наил Зарипов та дин йортына, намазга килгән халыкка ихлас, ярдәмчел, динле булу кирәклеген әйтте, дус, аңлашып яшәргә, имамнарга халыкны тәрбияләүдә, дин юлында сабырлыкка чакырды.
Чирмешән мәчете имамы Хәбир хәзрәт Хановның да вәгазе эчтәлекле, үтемле: әгәр ураза тотасың, изге гамәлләр генә кыласың, кирәкмәгән гамәлләрдән тыелырга үзендә көч табасың икән, Аллаһы Тәгаләгә аны күп итеп кире кайтара. Ураза тоту һәр мөселман өчен - фарыз гамәл, чистарыну, пакълану мөмкинлеге.
Җомга намазында Төркиядән килгән Осман хәзрәт тә катнашты, Коръән аятьләре укыды. Ул бездә ураза башланганнан бирле.
Күмәк халык белән намаз укылгач, бабайлар, әбиләр, яшьләр, имамнар - барысы 130лап кеше ифтар мәҗлесендә сыйланды. Хәзер табын көйләү өчен биредә аерым заллар бар. Сый-хөрмәт әзерләшүдә, рәхмәт, гел булышып торучы ханымнар да күп. Бу көннәрдә мәчеттә авыз ачтырулар тагын оештырыла.
Рамазан ае мөбарәк булсын!
Автор фотолары.
Бәйрәмнән фотолар-
http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/212--2014.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X