Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген кирәксә, бүген чыгарлык

"Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятендә, кирәк булса, хет бүген кырга чыга алалар. Бар да әзер, төзек, җитәрлек. Унбер трактор, биш чәчкеч, культиваторлар, тырмалар - бар да ремонт үткән. "Эш башлар өчен унбиш тонна ягулык запасы туплап куйдык, орлыклар җитәрлек һәм яхшы сыйфатлы, - ди җәмгыять җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина. - Бездә механизаторларга да...

"Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятендә, кирәк булса, хет бүген кырга чыга алалар. Бар да әзер, төзек, җитәрлек.


Унбер трактор, биш чәчкеч, культиваторлар, тырмалар - бар да ремонт үткән. "Эш башлар өчен унбиш тонна ягулык запасы туплап куйдык, орлыклар җитәрлек һәм яхшы сыйфатлы, - ди җәмгыять җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина. - Бездә механизаторларга да кытлык юк".

Бүген монда районкүләм семинарга чакырылган җитәкчеләр һәм белгечләр машина - трактор паркында рәт - рәт тезеп куелган төзек техниканы үзләре дә күреп, Күтәмәдә техниканың көздән һәм соңгы айларда да кызу ремонтлануына инандылар.

Җәмгыять складларында 120 тонна катлаулы ашламалар һәм аммиак селитрасы саклана, тагын 80 тонна селитра юлда дияргә мөмкин.

Әле генә яңа, төягечле трактор алганнар.

Күтәмә кырлары көздән тулысынча сөрелгән, салам җыелган.

"Башка хуҗалыкларда да нәкъ шундый әзерлек булырга тиеш. Алдагы көннәрдә шактый җылыта башлый, - диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, язгы кыр эшләренә әзерлекне нык көчәйтергә кирәклеген белдереп. - Участокларда яхшы, тоткарлыксыз, тиз эшләү өчен, техниканы бүген ремонтларга тиешбез. Хезмәт куркынычсызлыгын саклауга аеруча зур игътибар бирү сорала, игенчеләрнең, механизаторларның иминлеге, сәламәтлеге өчен без - җитәкчеләр җаваплы".

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе, күзәтчелек итү органнары вәкилләре дә искәрткәнчә, язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторлар, машиналар техник күзәтү узарга, тормозлары, яктырткычлары төзек, документлары тәртиптә булырга, аптечка, янгын сүндергечләр белән тәэмин ителергә тиеш. Бу мәсьәләне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы даими контрольдә тотачак.

Семинар барышында чәчүлек орлык хәстәрләү, агулы химикатлар куллану, тагылма агрегатларны көйләү хакында да сүз кузгатылды.

"Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятендә яз иртә килсә дә курыкмыйлар, чөнки бар да әзер. Январь, февраль өчен хезмәт хакы түләнгән, салымнар, кредитлар буенча беркемгә дә бурычлары юк, аның каравы амбарларында хәтта сату өчен дә берничә мең тонна бөртекләре, фермаларында ике мең баш дуңгызлары, берсеннән-берсе уңган, тәҗрибәле, төпле тракторчылары, белгечләре бар. Җитәкчеләре - баскан җирендә ут чыгара торган хатын - кыз. Юк дисәләр дә, нефтьчеләр дә булышкалыйдыр. Мондый хуҗалык ничек яшәмәсен?!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы язгы кыр эшләренә әзерлек