Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә Әлмәт районы кешесен хөкем иттеләр

Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогында, нигездә, райондашлар эше каралса да, чираттагы утырышта Әлмәт районы кешесен хөкем иткәннәр.

Егор Мастюковны ЮХИДИ хезмәткәрләре Лениногорск-Чирмешән-Андреевка юлында туктатканнар. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге автомобиль йөртүченең салмыш булуын раслый. Суд барышында да ул үз гаебен тулысынча таныган.

Гаеплене - Түбән Мактамада яшәүче Егор Мастюковны 30 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган.

Шул ук көнне судта Чирмешәндә яшәүче Фәнис Фәсхетдинов эше дә каралган. Ул җәяүлеләр юлында алдан баручы автомобильне узып киткән. Әлек тә административ җаваплылыкка тартылган якташыбызны бер елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр.

 

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев