Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Казанка часовнясына янкорма төзелгән

Казанка авылында үткән ел 2,60х3,20 метрлы, җыйнак кына часовня төзелгән иде. Монда инде гыйбадәт кылалар. Быел бу дин йортына 4х3,20 метрлы янкорма күтәреп, түбәсен дә япканнар. -Әлеге янкорманы төзүгә 120 мең сумлап акча китте, ә эчке эшләргә тагын 30 мең сумга якын кирәгәчәк,- ди биредә эшләрне оештырып йөрүче Леонид Кобылин....

Казанка авылында үткән ел 2,60х3,20 метрлы, җыйнак кына часовня төзелгән иде. Монда инде гыйбадәт кылалар. Быел бу дин йортына 4х3,20 метрлы янкорма күтәреп, түбәсен дә япканнар.


-Әлеге янкорманы төзүгә 120 мең сумлап акча китте, ә эчке эшләргә тагын 30 мең сумга якын кирәгәчәк,- ди биредә эшләрне оештырып йөрүче Леонид Кобылин. - Билгеле, иң элек игелекле якташларыбыз ярдәменә өметләнәбез. Күмәкләп тотынсак, нәтиҗәсе озак көттермәс.

Кулы бөтен эшкә дә ятып торган Николай Никитин төзелештә башлап йөри, аны мастер дисәң дә була. Алексей Кобылин, Сергей Скворцов, Сергей Назаров, Александр Миронов, Николай Фадеев, Иван Абрамовлар - балта осталары бураны бик тиз бурап куйганнар. Дин йортының нигезен корганда яшьләрнең дә ярдәме тигән.

Авыл халкы гана түгел, читтә яшәүче якташлар да төзелешкә ярдәм акчалата күрсәткән. Юрий Игнатьев - 16 мең, Вячеслав Вацло - 10 мең, Вячеслав Зайцев 5 мең сум биргәннәр. Ә менә авылда яшәүчеләр, еш кына гел бер кешеләр, теләп ярдәм итә икән, кайберәүләр исә якта кала. Шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар да ярдәм кулы сузган. Район ветераннар советы исеменнән Мәсхүт Шәфыйков - 15 мең, Илшат Гозәеров 10 мең сум акча китергәннәр. Андрей Долгополов үз хисабына профнастил биргән. Ульяновкадан Прокофьевлар юньрәк бәядән койма һәм капкалар ясаганнар. "Чирмешәнурман" оешмасы директоры Альберт Шамилов агач материалы белән булышса, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева даими киңәшләрен бирә, ярдәм итә.

-Мордовиядә яшәүче авылдашларыбыз - монахлар Петр һәм Евгений Хмелевлар төп часовняны төзегәндә дә 200 мең сум тирәсе бәягә икона һәм башка чиркәү җиһазлары кайтарганнар иде, - ди Леонид Павлович. - Әле тагын ярдәм итәргә ышандыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined