Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Якты Тау мәчетенең нурлары Рамазан аенда тагын да яктырды

Якты Тау авылы мәчете үзенә күрә бер сихри матурлыкка күмелде. Төннәрен аның бинасын утызлап лампочка яктырта.

Быел ремонтланган гыйбадәт йортының яшел манарасы моңа кадәр дә бик матур иде, Рамазан аенда аны тагын да ямьләндерделәр. Әти-әнисе шушы авылдан чыккан, үзе Яр Чаллы шәһәрендә туып үскән  Риназ Фәнис улы Фәсхетдиновның ярдәме белән бинаны төрле утларга “күмгәннәр”.

-Ул осталарны тапты, барлык чыгымнарны үз өстенә алды. Белгечләр яктырткычларны бер көндә урнаштырып киттеләр, - ди авыл имамы Ислам Нотфуллин. -Лампочкалар манараны да, бинаны да яктыртып тора.

Якты Тауда Рамазан аенда авыл өстенә моңлы,  әл-видаг әйтү  тарала, моңа 81 яшьлек Шәһит абый Әхмәдиев бик оста икән.

-Бездә авыз ачтыру мәҗлесләре еш уза. Әле менә кечкенә генә авылыбызда тагын 17 кеше ифтар үткәрергә чират тора. Бабайлардан калган йолаларыбызны, әлхәмделиллаһ, саклап яшибез,  – ди имам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев