Күтәмә буасы ярында өч казанда балык ашы пешерделәр
Узган шимбә көнне Чирмешән районында балыкчылар ярышты. Күтәмә буасында бәке тишеп, 68 балыкчы кармак салырга вакыт тапкан.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйгегә райондашларыбыз гына түгел, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән, Биектаудан, күршеләребез Самара өлкәсенең Шентала станциясеннән, Әлмәт районының Түбән Абдул авылларыннан да килгәннәр. Әнә тумышы белән Иске Кадидан Рәхилә Корбангалиева бездәге мондый ярышта былтыр да катнашкан булган.
-Кышкы балык тоту бик рәхәт. Күпме тотасың – анысы мөһим түгел, процессы кызык, - ди ул.
Кызыл Ярдан килгән 66 яшьлек Ильяс Могыйновтан:
-Монда өшеп, салкын тимиме соң? - дигәч.
-Киресенчә, мин бу шөгылемне исәнлеккә яхшы дип табам. Менә күрәсезме, кулга да кимәдем, кулларым өшеми, күнектеләр салкынга, - диде Ильяс абый.
Бу көнне Күтәмә буасы буенда иртәдән үк учак, аннан балык ашы (уха) исләре таралды.
“Иң тәмле балык ашы” ярышында Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, “Чирмешән” спорт мәктәбе” һәм “Әккәрәй моржлары” катнашты. Алар барлык кунакларны да шушы кайнар ашлары, самавыр чәе белән сыйладылар.
Ә беренче булып балыкны Әккәрәйдән Александр Сипатров эләктерде. “Трофейлар” эре түгел, нигездә, бармак кадәрге алабугалар инде үзе.
Бәйгедә катнашучылар әллә ничә номинациядә бүләкләнде. Иң зур балык каптыручы да, иң олы, иң яшь балыкчы да бүләк алды. Оештыручылар – район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгечләре “уха” пешерү осталарының да тырышлыкларын бәяләде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев