Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Казанда яшәүче фәнни хезмәткәр райондашларга бүләк ясады

Казанда яшәүче Флера Гыйниятуллина Лашманда һәм Әмирдә, аңа зур рәхмәт, өчәр гаиләне, елның икенче яртысында алдыру өчен, район газетасына яздырды.

- Мондый ниятем күптән күңелдә йөрде, - ди Флера Сөләйман кызы. – Яңалыклар белән танышып барсыннар. “Безнең Чирмешән”не үзем дә якын итәм, анда басылучы материалларны социаль челтәрләрдән укыйм. Туган авылым Лашманга, туганнарга кайтсам, газеталарны үзем белән дә алып китәм.

Якташыбыз яшь чагында район газетасына дистәләгән материал язды, иҗат эшен якын итеп, журналистлыкка укыды. 18 ел дәвамында “Мирас” журналында хезмәт куйгач, Флера Гыйниятуллина инде 15 ел ТР Фәннәр Академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Хәзер ул фәнни хезмәтләр дә яза.  

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев