Чирмешәннән хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтергә район башлыгы да киткән
Чирмешәнлеләр махсус хәрби операциядәге якташларга чираттагы гуманитар ярдәм озатты. Район башлыгы Рамил Айбатов та юлга кузгалган. Бу аның махсус хәрби операция зонасына өченче сәфәре.
Якташлар гуманитар ярдәм белән Донецк юнәлешендә юл алды. «Газель» автомобилен сугышчыларга көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек, масировкалау челтәрләре, генераторлар, бензин пычкылары, шәхси гигиена әйберләре белән тутырганнар. Шулай ук махсус хәрби операция зонасына егетләр сораган ноутбуклар, принтерлар, рацияләр, антеналар да алып киттеләр. Әлеге «күчтәнәчләр» район халкыннан җыелган акчаларга сатып алынган. Якташларыбызга 23 февральгә, бәйрәм уңаеннан, атаулы аерым «посылкалар» да бар. Аларны район башлыгы белән бергә «Чирмешән» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов, финанс-бюджет палатасы рәисе Радик Харисов, машина йөртүчеләр Василий Кузьмин, Ринат Гайнуллин илтә киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев