Чирмешәнлеләрне намуслы хезмәтләре өчен бүләкләделәр
Хезмәткә хөрмәт
Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, “Чирмешән автотранспорт предприятиесе” акционерлык җәмгыятенең баш бухгалтеры Татьяна Владимировна Игнатьева район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Район Советының юридик бүлеге начальнигы Татьяна Викторовна Рунова ТР Юстиция министрлыгының “Һөнәрдә иң яхшылар” бәйгесендә
“Муниципаль регистр алып бару өчен җирлекләрдән кирәкле мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы” номинациясендә җиңү яулаган.
Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүгә керткән өлеше өчен, “ТРда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең район филиалы баш белгече Мария Сергеевна Кузина Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен, мәгълүмати технологияләрне һәм цифрлы элемтәне үстерү министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде.
Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Бәркәтә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Фәтхи кызы Мусинага, Иске Котыш авыл җирлеге башкарма комитеты бухгалтеры Елена Владимировна Шохинага район башлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен, “Безнең Чирмешән” район газетасы фотокоррес-
понденты Кадрия Габбас кызы Гамирова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, районда мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен, район мәдәният бүлеге бухгалтеры Мәдинә Закир кызы Мортазина район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев