Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар белән очрашты.

 - Без сезгә көч биреп, хәлегезне белешеп торырга тырышабыз, - диде район башлыгы Боз сарае кафесында үткән очрашуда. – Райондашларыбыз, оешмалар, кем ничек, күпме булдыра ала, шулай, гуманитар ярдәмгә өлеш кертә. Әлеге операция җиңү белән тәмамлансын иде. Сорауларыгызны тыңларга әзербез.

Мәгариф, мәдәният, социаль тәэминат бүлекләре җитәкчеләре, башка кайбер җаваплы хезмәткәрләр дә катнашкан бу чара дәвамында зарланучы булмады. Мобилизация яки контракт буенча хәрби хезмәттәге, бу көннәрдә ялга кайткан ир-атларның дәгъвалары юк. Киендерәләр, акчаны түлиләр, якыннарыбыз белән телефоннан сөйләшеп торабыз, диделәр. Ашарга үзләре әзерли икән. Украинада һава шартлары бездәгедән җылырак булуын әйттеләр.

- Безне сыйлы табынга, кунакка чакыруыгыз, хөрмәт күрсәтүегез, ярдәмегез өчен рәхмәт, - диделәр якын көннәрдә кабат үз частьләренә китәчәк Ватан сакчылары.

Хәерле юл, якташлар!

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев