2013 елда хөкүмәтебез балаларга туклану өчен бюджеттан бирелүче акчаны бераз арттырды. Узган елны бер балага бер көнгә 5 сум 20 тиен каралган булса, быел бу акча 30 тиенгә артты.
Балаларның дөрес туклануы - сау-сәламәт булуының мөһим шарты. Әмма дәүләт тарафыннан бүленеп бирелгән 5 сум 50 тиен мәктәп укучыларының ашау-эчүен тиешле...
2013 елда хөкүмәтебез балаларга туклану өчен бюджеттан бирелүче акчаны бераз арттырды. Узган елны бер балага бер көнгә 5 сум 20 тиен каралган булса, быел бу акча 30 тиенгә артты.
Балаларның дөрес туклануы - сау-сәламәт булуының мөһим шарты. Әмма дәүләт тарафыннан бүленеп бирелгән 5 сум 50 тиен мәктәп укучыларының ашау-эчүен тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен җитәрлек түгел. Шуңа да күпчелек белем йортларында ата-аналардан да акча җыярга туры килә. Дөрес, бу эш ата-аналар ризалыгы белән генә башкарыла.
Кайбер мәктәпләрдә балаларның аш менюларын мәктәп бакчасында үстерелгән продукция исәбенә дә баеталар.
Ульяновка урта мәктәбе коллективы әйтик, мәктәп яны участокларында төрле яшелчәләр үстерә. Монда бәрәңге, кишер, суган, аш чөгендерен кышкы саклауга куйганнар.
- Болардан тыш быел алма уңышы да яхшы булды,- ди мәктәп директоры Николай Иванов. - Аш әзерләүчеләр Зинаида Якимова һәм Нина Иванова компотлар, кайнатмалар, повидло ясадылар.
Сүз уңаеннан, мәктәп яны участогында ике теплица да бар. Аларны шул мәктәптә белем алган бертуган Владимир һәм Петр Прокофьевлар, Александр Ермалаев алып биргәннәр.
Мәктәп ашханәсендә һәр көнне 123 укучыга аш әзерләнә. Һәр классның дежур укучылары, алданрак килеп, өстәмә ризыкларны тезәләр.
- Пешекчеләребез ашларны бик тәмле әзерли,- ди 8 класс укучысы Лена Владимирова. - Бүген безне дөге боткасы белән сыйладылар.
Биредә дә ата-аналар балаларның туклануына үз өлешләрен кертә. Алар ай саен 150 сумга азык-төлек алып, мәктәп ашханәсенә тапшыралар.
Автор фотолары.
Нет комментариев