Габдерәшит Җамалтдинов эшеннән китте
Чирмешән муниципаль районы башлыгы һәм район Советы рәисе урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов, үз теләге белән, шәхси гаризасы нигезендә, эшеннән китте. Аның отставкасы турында муниципаль район Советының утыз дүртенче утырышында карар кабул иттеләр.
Район башлыгы, Совет рәисе Рамил Айбатов, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Габдерәшит Мөдәрис улына рәхмәтен ирештерде, аңа Татарстан Республикасы Президенты 2022 елның 30 ноябрендә кул куйган “Рәхмәт сүзе”н дә тапшырды.
Әлеге утырышта Чирмешән муниципаль районы, Чирмешән авыл җирлеге генераль планына үзгәрешләр кертүне раслау турында карар чыгардылар. 200 нче санлы план хакында җирлек Советы 2015 елның 10 июлендә карар чыгарган иде.
Муниципаль районның Иҗтимагый Советы турында Нигезләмә дә бертавыштан расланды. Аның нигезендә Советның Иҗтимагый Совет Нигезләмәсенә кагылышлы, 2017 елның 23 мартындагы 84 нче һәм 2019 елның 12 апрелендәге карарлары көчен югалтуы танылды.
Депутатлар “Татарстан Республикасы, Чирмешән муниципаль районының Мактаулы гражданы исеме турында” 2007 елның 25 декабрендә кабул ителгән 99 нчы карарына да үзгәреш керттеләр. Ул районда финанс-икътисади хәл белән бәйле, төгәлрәге, мактаулы гражданнарга акчалата түләүләр туктатылып тора.
Утырышта районда конфессияара, милләтара мөнәсәбәтләр торышы һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәсьәлә буенча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова чыгышы тыңланды. 2023 елның беренче кварталында башкарылган эшләр турындагы бу чыгыш игътибарга алынды. Аңа кагылышлы карарда башкарма комитет алдына, аның бүлекләренә, җирле үзидарәләр органнарына милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту, толерантлык, районда яшәүче халыкларның милли-мәдәни үзенчәлекләренә хөрмәтле караш формалаштыру, профилактика чараларын активлаштыру, дин әһелләре белән эшчәнлекне дәвам итү бурычы куелды.
Район Советының утырышлар залында үткән утырышта район территориясендә формалаштырылучы сайлау участокларының участок сайлау комиссияләренә (яңа, резерв составка) хәлиткеч тавышка ия хокуклы әгъзалар билгеләү өчен кандидатлар тәкъдим итү хакындагы мәсьәлә уңаеннан да карар чыгарылды.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев