Чирмешәндә “Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!” акциясе башланды
Безнең районда

Чирмешәндә “Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!” акциясе башланды

Районда «Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!» Бөтенроссия акциясенә кабат старт бирелде. Чара 18-29 март көннәрендә узачак.

Акция наркотиклар сату, тарату һәм аларның кулланылышына каршы торуга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, оператив кирәкле мәгълүматлар туплау һәм тикшерү,  наркотикларга бәйле затларны  дәвалау, тернәкләндерү мәсьәләләрендә  квалификацияле ярдәм итү йөзеннән үткәрелә.

 Хәбәрләр район эчке эшләр бүлегендә “ышаныч телефоннары” -  (884396) 2-54-39 яисә 02 номерлары аша кабул ителә. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмаячак. Хәбәрләрне аноним рәвештә дә җибәрергә мөмкин, исемне әйтү кирәкми.

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев