Чирмешәндә һава һөҗүмнәреннән саклану өчен бина подваллары каралган
Безнең районда

Чирмешәндә һава һөҗүмнәреннән саклану өчен бина подваллары каралган

Районда һава-БПЛА һөҗүме куркынычы туган очракта халыкка яшеренү өчен подваллар әзерләнгән.

Чирмешәндәге  күпфатирлы 30 йортның 15ендә подвал бар. Күпчелек оешмаларда да мондый урыннар каралган.

-Күпфатирлы йортларның мәгълүмат такталарында кайсы подвалның нинди фатирга беркетелүе, “Пилотсыз очкыч куркынычы” һәм “Ракета куркынычы” сигналлары буенча ничек эш итәргә кирәклеге турында мәгълүмат  урнаштырылган. Йорт стеналарына подвалга бару юнәлешен күрсәткән билгеләр куелган. Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетына, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесенә һәм “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәтенә халыкның иминлеген саклау дәрәҗәсен тагын да арттыру өчен чаралар тәкъдим ителде, - диде ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы белгече Мирзагали Мирзаянов.

Мирзагали Галимҗан улы әйтүенчә, әлеге йортларда яшәүчеләр белән очрашулар оештырырга һәм подвалларга төшү һәм урнашу турында мәгълүмат җиткерергә кирәк. Шулай ук подвалда вакытта кирәк булган су, азык, дарулар һәм башка кирәк-яракларны үзләре белән йөртү кирәклеген искә төшерү мөһим.

 

 


Нет комментариев