Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында уку көне флаг күтәрүдән башлана

Яңа уку елында Россиянең барлык мәктәпләрендә дә һәр атнаның дүшәмбесе дәүләт гимны астында ил флагын күтәрүдән башланачак. Безнең республикада Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраячак һәм флаглар күтәреләчәк.

Бу стандартлар илнең Мәгариф министрлыгы тарафыннан кертелгән һәм укучыларда патриотлык, үз Ватаның белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан эшләнә. Әлбәттә, укучылар дәүләт гимны яңгыраганда сөйләшүдән, теләсә нинди хәрәкәтләр ясаудан тыелып торырлар.

Шул ук көнне укучылар өчен махсус сыйныф сәгате уздырылачак. “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” дигән темага оештырылачак андый сәгатьләрдә дөньяда барган төп иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында сөйләргә тиешләр.

фото

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев