Сайлау участоклары бүген һәм иртәгә дә сәгать 8дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.
-Районда 34 сайлау участогы эшли, алар бүген дә иртән үк ачык, - диде район территориаль сайлау комиссияе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Сайлауларда закон бозу фактлары теркәлмәде, тавыш бирү тыныч уза.
Россия Президенты постына дүрт кандидат дәгъва кыла, шуларның берсе өчен генә тавыш бирәсе, бюллетеньдә тамга куясы.
Кадрия Гамирова фотосы
Нет комментариев