Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 296 кеше «Җиңү диктанты» язды

27 апрель көнне үткән “Җиңү диктанты” Бөтенроссия тарихи акциясендә 296 якташыбыз катнашты.

Диктант язучыларга Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы 25 сорау бирелгән иде.

- Дөресен әйтим, биремнәр ансат түгел: мәктәптә укыганнар инде онытылган, кайберләрен бөтенләй өйрәнмәдек. Шулай да барлык сорауга да җавапларны яздым. Бөек Ватан сугышы хакындагы белемне тагын да арттырырга, күбрәк китаплар укырга, интернетта да “казынырга” кирәк дип кайттым.  Тарихны, халкыбыз батырлыгын, үткәнебезне белергә кирәк, - диде Чирмешән лицеендагы мәйданчыкта  диктант язган район үзәк китапханәсе китапханәчесе Оксана Сафиуллина.

 

- Районда “Җиңү диктанты” мәктәпләрдәге ун  мәйданчыкта: Чирмешәндә,  Кармышта, Лашманда, Әккәрәйдә, Туймәттә, Яңа Элмәледә, Күтәмәдә, Ульяновкада оештырылды. Акция сәгать 12дә башланып, 45 минут дәвам итте, - диде “Җиңү диктантын” язуның муниципаль координаторы Наталья Киричук.      

Марат Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев