"Чирмешән"не быел да буядылар
Безнең районда

"Чирмешән"не быел да буядылар

Район үзәгенә Казан ягыннан алып керүче юл кырыенда “Чирмешән” атамасы язылган аншлагларны быел да матур итеп буяп куйдылар.

Русчасы да, татарчасы да ялт итеп, ерактан күренеп тора аншлагларның. Урманчылар да мактауга лаек, бөтен җирдә диярлек язуларын яңартканнар.

Кызганыч, күпчелек урыннарда күмәк хуҗалыклар  исемнәре язылган аншлагларга кул тимәгән әле, авыл эчләрендә дә төсе уңган, калайлары, такталары тузган язулар байтак.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев