Чирмешәндә кабат хокук бозуларны кисәтәләр
Безнең районда

Чирмешәндә кабат хокук бозуларны кисәтәләр

Татарстан Республикасы буенча Россия УФСИН җәзаларны үтәтү инспекциясе Лениногорск районы филиалы район полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә, 22 марттан 26 мартка кадәр, “Условник” профилактик операциясе уздыра.

Бу чара шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр арасында кабат хокук бозуларны кисәтү, аларга профилактик йогынты ясауның нәтиҗәлелеген арттыру максатында оештырыла.

Җәзаларны үтәтү инспекциясендә бүген 39 гражданин исәптә тора, шуларның 21е шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр.

 


Нет комментариев