Йон оекбаш, бияләйләр, камыр ризыклары, консервлаган җиләк-җимеш, якты йөз һәм коймак белән кайнар чәй – социаль хезмәткәрләр сатып алучыларын әнә шулай каршы алды.
“Мәрхәмәтле йөрәк” үзәге, районның социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, социаль фондның райондагы клиент хезмәте белгечләренең товар киштәләрен ярминкә кунаклары иртәнге җиделәр тулып узуга бәяли башладылар. Берәү бер өстәлдәге, банкалардагы консервлаган салатларны “оптом” ук диярлек сатып алып китте. Хатын-кызларыбыз бәйләгән йон оекбашлар да хуҗаларын тиз тапты бугай... Махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга ярдәм йөзеннән оштырылган хәйрия ярминкәсендә сатучыларның керемнәре шактый җыелды.
-Мин буген кәбестә пирожкилары пешереп чыктым, байтагын саттык, егетләргә бездән дә бераз булса да ярдәм булсын, - диде Чирмешәннән социаль хезмәткәр Розалия Шарапова.
Шулай ук социаль хезмәткәр, Туймәттән Мөслимә Лотфуллина әллә ничә “комплект” юка җәймәләр пешереп килгән.
Кыскасы, хезмәттәшләрнең һәрберсе хәйриячелеккә хезмәтен куярга тырышкан. Район башлыгы Рамил Айбатов та моңа үз өлешен кертеп, СВОдагыларга Ярдәм фонды тартмасына акчасын салып, шушындый ярминкә оештыручыларга, сатып алучыларга рәхмәт әйтте. Артистларыбыз исә, гадәттәгечә, чарага җырлары белән бәйрәм рухы өстәде. Аларга да бик зур рәхмәт.
Нет комментариев