“ЧИРМЕШӘНАГРО”да техникалар киләсе сезонга әзер
Безнең районда

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да техникалар киләсе сезонга әзер

Районда авыл хуҗалыгы техникаларын һәм тракторларны кышкы саклауга кую һәм ремонтлау график буенча бара.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 225 трактор исәпләнә. Кыр эшләре тәмамлангач, шуларның 50сенә ремонт кирәклеге ачыкланган. Җитәкчелек дефектовка (нинди запас частьләр һәм моңа күпме акча зарурлыгын ачыклау) үткәрде. Кайбер хуҗалыклар мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, кирәк запас частьләрне сатып алып, эшне башлап та җибәргән. 28 трактор инде ремонтланган.

-Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә барып, тагылма агрегатларның һәм авыл хуҗалыгы техникаларының ремонтын һәм аларны кышкы саклауга куелышын тикшерү буенча рейдлар башлап җибәрдек, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. – “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә тырмалар һәм башка тагылма агрегатлар ремонтланып беткән, тракторлар һәм комбайннар кышкы саклауга куелган. “БИОАГРО” җәмгыятендә дә ремонт бара, тракторларга запас частьләргә заказ биргәннәр.


Нет комментариев