2026 елның 17 ноябренә алынган мәгълүматлар буенча, быел районда 25 янгын теркәлгән – узган ел белән чагыштырганда бишкә кимрәк.
Бу хакта Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактик эш буенча районара бүлек башлыгы Надежда Костина хәбәр итте.
-Янгыннарның кимүе - район хакимияте һәм авыл җирлекләре белән бергә алып барган системалы профилактик эш нәтиҗәсе. Әмма салкыннар җитү белән ут казалары куркынычы кискен арта, һәм монда күп нәрсә халыкның үзеннән тора, - диде Надежда Костина.

Кайда, ни сәбәпле
25 янгынның 18е шәхси хуҗалыкларга туры килде. Тагын дүрт очракта коры үлән һәм чүп янган, өч очракта - транспорт чаралары. Торак сектордагы пожарлар Чирмешән, Лашман, Яңа Элмәле, Урманасты Үтәмеш, Иске Үтәмеш, Кармыш, Утыз Имән, Иске Сережкино һәм Девичья Поляна авылларында булган.
Ут казаларыннан иң күбе электр җиһазларыннан һәм электр челтәрләреннең чыккан - тугыз очрак. Җиде янгын ут белән саксыз эш итү, бишесе җылылык җитештерү җайланмасының төзексезлеге, өчесе транспорт чарасы механизмнары һәм узелларының төзексезлеге белән бәйле. Берсендә кызыл әтәчне кеше җибәргән, ут төрткән.
Бәхеткә, 2026 елгы янгыннарда һәлак булучылар да, зыян күрүчеләр дә юк.
- Әмма статистикадагы һәр сан - кемнеңдер өе, мөлкәте һәм кичергән стрессы. Безнең төп бурыч – кеше үлемен булдырмау, - дип аңлатты белгеч.

Кышның үз кагыйдәсе
Салкыннар җитү белән көнкүреш янгыннары саны кискен арта: барлык янгыннарның якынча 80 проценты торак секторга туры килә. Өйне тизрәк җылыту теләге кешеләрдән иң гади кагыйдәләрне оныттыра.
Кышкы янгыннарның төп сәбәпләре – мичләрнең төзексезлеге (кирпеч стенадагы ярыклар, җимерелгән морҗалар, очкыннан кабынган корым), электр челтәренең артык көчкә килүе (бер үк вакытта май радиаторы, җылылык вентиляторы, чәйнек һәм кер юу машинасын кабызу), газ куллану кагыйдәләрен бозу, шулай ук кеше факторы: ятакта тәмәке тарту һәм караучысыз калдырылган мичләр.
-Морҗаларны (дымоходларны) өч айга бер тапкыр чистартырга һәм тикшерергә кирәк. Үзең ясаган электр җиһазларын һәм иске электрүткәргечләрне берьюлы кабызганда ул – минасыман . Ә исерек хәлдә караватта тәмәке тарту - янгыннарда кешеләр һәлак булуның иң еш сәбәбе, - дип кисәтә Надежда Костина.
Сезнең куркынычсызлыгыгызның биш кагыйдәсе
- Мичләр тикшерегез – ярыкларын сылагыз, морҗаларын чистартыгыз.
- Җылыткычлар белән сак булыгыз - аларны караучысыз калдырмагыз.
- Розеткаларны артык көчәндермәгез.
- Балаларны күзәтегез - аларны ут һәм электр җиһазлары янында берүзләрен калдырмагыз.
- Газ исе сиздегезме? Ут һәм электр җиһазларын кабызмыйча, газ кранын ябыгыз, бүлмәне җилләтегез һәм 104 (яки 112) телефоны буенча авария хезмәтен чакыртыгыз.
Янгынны кисәтүнең һәм янгыннарда кешеләр һәлак булуны булдырмауның нәтиҗәле һәм арзан ысулларының берсе - шәхси торакта төтен сизүче автоном янгын извещательләре куллану. Җайланма кыйммәт түгел, ә хәлиткеч мизгелдә гомерне саклап кала ала.
-Без шәхси секторда яшәүчеләргә әлеге җайланманы урнаштырырга киңәш итәбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә: алар булган җирдә кешеләр ут чыгу куркынычын иртәрәк белеп, өйдән чыгып өлгерә. Бу бигрәк тә балалы гаиләләр һәм өлкәннәр өчен мөһим, — ди Надежда Александровна.
Исегездә тотыгыз: янгынны сүндерергә караганда кисәтү җиңелрәк. Януның беренче билгеләре булуга, бүлмәдән кичекмәстән чыгыгыз һәм 01, 101 яки 112 номерлары буенча янгын сүндерүчеләргә шалтыратыгыз.
Нет комментариев