Чирмешәндә Яңа ел чыршысын бастырдылар
Безнең районда

Чирмешәндә Яңа ел чыршысын бастырдылар

Район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында төп чыршыны ноябрь уртасында ук җыеп урнаштырдылар.

Быел да Яңа ел бәйрәмендә Чирмешәнне 10 метрлы ясалма чыршы бизәячәк - ул мәйданның иң зур бизәге булыр. Озакламый аның утларын да кабызачаклар, һәм мәйдан әкияттәге сыман балкып китәчәк. Чыршының тирә-ягын да бизәгәннәр: биредә төрле фигуралар, матур бизәкләр һәм фотозона да бар. Үзәк чыршыны 25 декабрьдә ачарга планлыйлар.


Нет комментариев