Чирмешәндә Габделхак Галимовның шигырьләр китабын тәкъдим иттеләр
Безнең якташлар

Чирмешәндә Габделхак Галимовның шигырьләр китабын тәкъдим иттеләр

Капиталь ремонттан соң тантаналы итеп ачылган үзәк китапханәдә шул ук көнне беренче чара да узды. Биредә якташыбыз - Туймәт авылында туып үскән Габделхак Галимовның “Сагынып кайтам туган җиремә” дип аталган шигырьләр китабын тәкъдим иттеләр.

Габделхак Галимов 1937 елда күп балалы крестьян гаиләсендә, Хөсәен абый белән Минзәкия апаның бишенче баласы булып дөньяга килә. 10 нчы сыйныфны тәмамлап, колхозда эшли башлый. 1956 елны армиягә китә, хезмәт итеп, кире туган ягына кайта. 1961 елда ул Казан шәһәренә китә, төзелешкә эшкә керә. Башкалада якташыбыз төзелеш институтын тәмамлап югары белем ала. Кайда гына хезмәт куйса да, ул үзен җаваплы һәм талантлы белгеч итеп күрсәтә.

Шул вакытта шигырьләр язарга да вакыт таба. Аның иҗат җимешләре газета-журналларда басыла, укучылар күңелендә үзенең лаеклы урынын таба. Кызганыч, 1997 нче елда, 60 яшен тутырырга берничә көн генә кала, ул вафат була.

Күп еллар узса да, якташлары Габделхак абыйны онытмыйлар – моңа әле генә басылган китап дәлил: Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Күп еллар узса да, якташлары Габделхак абыйны онытмыйлар – моңа әле генә басылган китап дәлил

Абыйсың язмаларын энесе Самат абый Галимов саклаган. Әлеге шигырьләрне бастырырга теләген ул авылдашы Айнур Кәримовка әйтә. Ә инде Айнур бу хакта Казан шәһәрендә яшәүче тагын бер авылдашларына - Чирмешән якташлыгы җәмгыяте рәисе Раушания Сәүбановага сөйләгән.

Нәтиҗәдә, Габделхак Галимовның шигырьләре тупланган китап дөнья күргән: Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Раушания ханым бу эшкә бар күңеле белән кереп китә: китапны бастыру өчен барлык оештыру мәсьәләләрен үз өстенә ала, якташларны да берләштерә, иганәчеләр дә таба. Әлеге игелекле эшкә үзләренең матди өлешләрен Әмир авылында туган, Сургут шәһәрендә яшәүче бизнесменнар -бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар керткәннәр. Очрашуда катнашкан Раушания Кыяметдин кызы аларга да ихлас рәхмәтен белдерде. Һәм шулай ук җыентыкны туплау, цифрлаштыруда зур техник ярдәм күрсәткән район үзәк китапханәсе китапханәчеләренә дә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Нәтиҗәдә, Габделхак Галимовның шигырьләре тупланган китап дөнья күргән. Әлеге басма - якташыбызның якты истәлегенә багышланган мөһим вакыйга гына түгел, ә туган якка мәхәббәт, хөрмәт һәм сагыну хисләре белән сугарылган рухи мирас та.

Әлеге чарада район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты: Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Әлеге чарада район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты. Ул якташыбызның иҗатына югары бәя биреп, Габделхак Галимовның якты истәлеген мәңгеләштерү эшенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйте.

Китап тәкъдим итү чарасында авылдашлар, туганнар һәм китапханәчеләр катнашты. Алар Габделхак абыйның шигырьләрен укыдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Әлеге очрашу бер буынны гына түгел, ә бөтен якташларны берләштергән чын мәгънәсендәге бәйрәм булды. Китапханә киштәсендә үз урынын тапкан бу китап - якташыбыз иҗаты белән танышырга теләүче һәркем өчен кыйммәтле бүләк.


Нет комментариев