Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мемориаль үзәгендә яңа күргәзмә ачылды

Чирмешән мемориаль үзәгендә "Онытылган сугыш" исемле күргәзмә ачылды. Ул Беренче бөтендөнья сугышына багышланган. Биредә уникаль экспонатлар күрергә мөмкин. Күргәзмәне оештыручылар ,Туган як тарихы музее хезмәткәрләре, музей фондыннан да экспонатларны монда чыгарганнар, шулай ук кайбер гаиләләрдә сакланган фоторәсемнәр, медальләр, хәтта Георгий тәресе дә таба алганнар. Бүген алар - тарихи хәзинә. -Чирмешәндә,...

Чирмешән мемориаль үзәгендә "Онытылган сугыш" исемле күргәзмә ачылды. Ул Беренче бөтендөнья сугышына багышланган.


Биредә уникаль экспонатлар күрергә мөмкин. Күргәзмәне оештыручылар ,Туган як тарихы музее хезмәткәрләре, музей фондыннан да экспонатларны монда чыгарганнар, шулай ук кайбер гаиләләрдә сакланган фоторәсемнәр, медальләр, хәтта Георгий тәресе дә таба алганнар. Бүген алар - тарихи хәзинә.

-Чирмешәндә, күп гаиләләрдә, 1914нче елда төшерелгән фоторәсемнәр саклана икән, - ди музей хезмәткәре Валентина Захарова. - Кайберәүләр, әйтик, Мария Уздяева, Александр Малешин, Любовь Сиямкина, Владимир Трофимов аларны безнең музейга бүләк иттеләр. Кайбер фоторәсемнәрне кире кайтару шарты белән, күргәзмәдә файдалану өчен генә бирделәр.

Шунысы гаҗәп, 100 ел элек төшерелгән фоторәсемнәрнең сыйфаты искиткеч яхшы.

- Менә бу фотоның агач рамкасы да череп беткән, ә рәсемдәге йөзләр ап-ачык күренә, -ди Валентина Витальевна.

Безнең буын өчен ничектер онытылган Беренче бөтендөнья сугышы 100 ел элек, 1914нче елның 1 августында башланган. Бүгенге Чирмешән районы территориясеннән ул сугышка 6000нән артык кеше алынган дигән мәгьлүмат бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined