Ивашкино мәдәният йортында республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелә. Бинаны төзекләндерү өчен 8 миллион сумга якын акча каралган. Төзүчеләр эшкә керешкәннәр дә.
– Мәдәният йортының түбәсен яңартачаклар, тәрәзәләрен, ишекләрен алмаштырачаклар, җылылык системасын яңабаштан үткәрергә тиешләр, су һәм канализация дә кертү каралган, - ди Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов.- Билгеле, бинаның эче дә заман таләпләре буенча яңа төс алачак.
Сүз уңаеннан, мәдәният йорты бинасы 1975нче елны төзелгән булган, соңгы тапкыр монда 2005нче елны зур ремонт ясаганнар.
Автор фотосы
Нет комментариев