Кыш Бабай Чирмешәннән нәни Даниилны әтисе белән очраштырган
Чирмешәннән кечкенә Даниил өчен Яңа ел алды чын-чынлап могҗизалар чоры булды. Аның иң зур теләге чынга ашты – әтисе махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтты.
Даниил Филиппов район үзәгенең “Каенкай” балалар бакчасына йөри, киләсе елда мәктәпкә укырга керергә җыена. Нәни якташыбыз Чирмешәндә әнисе Алина белән яши. Әлбәттә, башка малайлар һәм кызлар кебек, ул да, Яңа ел могҗизасына ышанып, Кыш Бабайга теләкләрен ирештереп, хат язган.
-Кыш Бабайдан сораган иң зур бүләгем – Яңа ел бәйрәмнәрендә әтием белән күрешү иде. Минем хыялым тормышка ашты, әтиемне бик сагынган идем, күптән күрешмәгән идек. Әтиемне яратып, аның тизрәк кайтканын зарыгып көтәм, - ди Даниил.
Виссарион Филиппов 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация буенча СВОга алына. Атучы (стрелок) булып хезмәт итә. Сугышчан батырлыклары өчен биштән күбрәк медаль белән бүләкләнгән.
-Махсус хәрби операция зонасында вакытта улымны бик сагынам, һәрбер очрашуыбызны, ялларымны көтеп алам. Монысында шулай туры килде, Яңа елга улыма бәйрәм, бүләк ясый алдым, - ди хәрби.
Әтисе балалар бакчасындагы Чыршы бәйрәменә дә килгәч, Даниилның бәхете тагын да тулыланды. Бу көннәрне әтиле-уллы Филипповлар бергәләп Чирмешәннең үзәк чыршысын да карап йөрделәр, таудан чанада шуарга да, гомумән, вакытларын күңелле, шатлыклы итеп үткәрергә җай таптылар.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев